Татарстанда җиңел машина юл кырыена төшеп киткән

Юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләр алган машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстанда җиңел машина трассадан юл кырыена төшеп киткән һәм бәрелүдән җимерелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Бүген Татар Борнашы белән Юматово авыллары арасындагы трассада «Лада Гранта» шоферы идарәне югалткан һәм машина юл кырыена төшеп киткән. Каты бәрелүдән машина җимерелгән.

Авариядә машина йөртүче җәрәхәт алган. Шаһитлар сүзләренә караганда, аны хастаханәгә алып киткәннәр.