news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Путин әйткән түләүләрне аерым контрольгә алачак

Бу хакта бүген видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Россия Генераль прокуроры әйтте.

Прокуратура Путин әйткән түләүләрне аерым контрольгә алачак
Генеральный прокурор РФ Игорь Краснов

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Прокуратура Путин әйткән түләү акчаларын аерым контрольгә алачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бүген Россия Генераль прокуроры Игорь Краснов видеоконференция режимында Урал һәм Идел буе федераль округлары прокуратуралары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Генераль прокурор күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре гражданнарның, шул исәптән эшмәкәрләрнең, медицина хезмәткәрләренең аларның хезмәт һәм башка социаль хокукларын бозу, бигрәк тә тиешле түләүләрне алмау һәм шәхси саклану чаралары җитәрлек булмау турындагы мөрәҗәгатьләренә оператив рәвештә җавап бирергә тиеш, дип күрсәтте.

Башка субъектларның прокуратура җитәкчеләре белән берлектә узган киңәшмәдә ТР прокуроры Илдус Нәфыйков доклад белән чыгыш ясады.

Генераль прокурор бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту, медицина хезмәткәрләренә һәм социаль хезмәткәрләргә билгеләнгән гарантияләрне үтәү, коронавирус инфекциясе таралган чорда РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән түләүләрне аерым контрольгә алуны таләп итте.

Шулай ук Игорь Краснов тормыш өчен кирәк булган товарларга һәм даруларга бәяләрне арттыру фактларына чик кую, кече һәм урта бизнесның законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруны күзәтү кирәклегенә игътибар итте.

Шулай ук читтән торып уку чорында укучыларның белем алуга булган хокукларын үтәүне тикшерүгә,  гарантияләнгән туклану алуга, инфекция турында фейк мәгълүмат таралуын булдырмау эшен дәвам итүгә аерым игътибар биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100