news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машиналар бәрелешкәннән соң ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алган

Юл һәлакәте бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Аракчино шоссесында – паром кичүе каршында булган.

Казанда җиңел машиналар бәрелешкәннән соң ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алган

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике җиңел машина катнашындагы авариядә ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Тойота» һәм «Лада» автомобильләре катнашындагы юл һәлакәте бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Аракчино шоссесында — паром кичүе каршында булган.

Нәтиҗәдә, машиналарның икесе дә юлга аркылы баскан һәм ике якка да юлны ябып куйган.

«Авария нәтиҗәсендә „Лада“ автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең икесен дә хастаханәгә озатканнар», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Урында автоинспекторлар эшли. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot