Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Росгвардиячеләр Казан янында кырда очраклы рәвештә табылган снарядны юк иткән
Снарядны Олы Кабан торак пункты янында тапканнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Росгвардиячеләр Лаеш районында яшәүче ир-ат Казан янында юл кырыендагы кырда очраклы рәвештә табып алган гаубица снарядын юк иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.
«Лаеш районында яшәүче ир-ат 112 бердәм номерына Олы Кабан торак пункты янында юл кырыендагы кырда артиллерия снаряды табуы турында хәбәр итте», - дип искәрттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.
Урынга килгән саперлар аның сугышчан гаубица снаряды икәнлеген, ниндидер сәбәпләр аркасында шартламавын ачыклаган.
Снаряд җирдә ярты гасырдан артык ятса да, әйләнә-тирәдәгеләр өчен әле һаман да куркыныч тудырган. Саперлар аны табылган урынында юк иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз