Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Хабаровск самолеты Казанга төшәргә мәҗбүр булган
Шуннан соң борт маршрут буенча хәрәкәтне дәвам иткән.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртәнге сәгать унда Аэрофлот компаниясенең Хабаровскидан Мәскәүгә юнәлгән Boeing 777 очкычы пассажирның үзен начар хис итүе аркасында Казан аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.
Агентлыкка әлеге мәгълүматны «Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин раслады.
«Пассажирның хәле начар булу сәбәпле, очкыч мәҗбүри рәвештә утыртылды. Борт аннан инде маршрут буенча хәрәкәтне дәвам итте», — диде Гадел Гатауллин.
Хәзерге вакытта хәле начар булган пассажирны хастаханәгә алып китүләре ачыкланды. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, аңа ашказаны җәрәхәте диагнозы куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз