news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә микродулкынлы мич аркасында фатирга ут капкан

Янгын сүндерүчеләр яна торган фатирдан ике хатын-кызны коткару битлекләре кидереп алып чыккан.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Әлмәттә Шевченко урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росиия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр 10.10 сәгатьтә 101нче янгын сагы номеры аша алынган. Йортның икенче катындагы фатирда микродулкынлы мич янган, шуннан ут бөтен кухняны ялмап алган.

Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр ут капкан фатирдан ике хатын-кызны саф һавага алып чыккан. Аларның берсе мөстәкыйль рәвештә йөри алмаган. Шуннан соң 5 квадрат метр мәйданда янгын тулысынча сүндерелгән.

Хәзерге вакытта янгын сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot