news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында шәхси йортта янгында ир-ат һәлак булган

Янган йорт хуҗасы психиатрия диспансерында исәптә торган, шулай ук спиртлы эчемлекләр кулланган.

Лаеш районында шәхси йортта янгында ир-ат һәлак булган

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Төнлә Лаеш районының Нармонка авылында агач йорт янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Йорт яну турында хәбәр 101нче янгын сагы номерына төнге икенче яртыда алынган. Янгын сүндерүчеләр шунда ук һәлакәт урынына чыккан.

Янгын мәйданы 25 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр кисәүләрне актарганда йортның 79 яшьлек хуҗасы мәетен тапкан. Янган йорт хуҗасы психиатрия диспансерында исәптә торган, шулай ук спиртлы эчемлекләр кулланган.

Хәзерге вакытта янгын сәбәбе ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100