news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кыз бала өстенә футбол капкасы ауган

Бу хәл буенча прокуратура тикшерә үткәрә.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Совет районында футбол капкасы кыз өстенә төшкән.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Гусамов хәбәр иткәнчә, бу хәл бүген көндезгә сәгать өч тирәсендә булган. Футбол капкасы аву сәбәпле, 10 яшьлек кыз зыян күргән. Баланы Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Аның баш мие селкенгән һәм үпкәсенә зыян килгән.

Бу факт буенча күзәтчелек ведомствосы тикшерү үткәрә. Аерым алганда, балалар мәйданчыгы һәм футбол капкасы өчен җаваплы ачыкланган.

«Шулай ук спорт-физкультура хезмәтен оештыруда һәм күрсәтүдә закон таләпләрен үтәүгә бәя биреләчәк», — диде Руслан Гусамов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100