news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит илдән кайткан барлык россиялеләр дә ковидка тест тапшырырга тиеш булачак

Анализ нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырырга кирәк.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Роспотребнадзор башка илләрдән кайткан россиялеләр өчен кагыйдәләрне катгыйландырды. Хәзер һава транспорты белән кайткан кешеләр генә түгел, барлык сәяхәтчеләр дә коронавиурс инфекциясенә тест тапшырырга тиеш булачак. Россиягә кайтканнан соң өч көндә анализ тапшырырга кирәк булачак.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа кагыйдәләр 15 апрельдән гамәлдә булачак. Гражданнар Россиягә кайтучы анкетасын тутырырга тиеш булачак, ул дәүләт хезмәтләре порталында урнашкан, шунда ук Covid-19 тест нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны урнаштырырга кирәк.

«Санитар-карантин контроле максатыннан, Россиягә төрле транспортта кайтучы барлык россиялеләр анкета тутырырга тиеш. Россиягә кайтканнан соң өч көн дәвамында коронавируска анализ бирергә кирәк», — диделәр ведомствода. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100