“Адмирал” эше буенча миллиардер Семин мәнфәгатьләрен Генри Резник яклаячак

Якын арада адвокат миллиардер эше буенча үз позициясен белдерәчәк

  (Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Казанның “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын эше буенча миллиардер Семин мәнфәгатьләрен Мәскәү Адвокатлар палатасының беренче вице-президенты Генри Резник яклаячак. Бу хакта ТАСС хәбәрчесенә Семин җитәкчелегендәге ASG инвестицион төркемнең матбугат секретаре Татьяна Славкина белдерде.

“Адмирал” эше буенча миллиардер Семин мәнфәгатьләрен Генри Резник яклаячак, аның белән килешү төзелде, - диде Славкина. - Якын арада ул миллиардер эше буенча үз позициясен белдерәчәк”.

Искәртеп үтәбез, Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы эш буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан "АС Менеджмент" Идарәче компания" Директорлар Советы Рәисе Алексей Семинга читтән торып гаепләү белдерелгән иде. Ул РФ Җинаять кодексының 219нчы маддәсе 3нче өлеше ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу"), 201нче маддәсе 2нче ("Хезмәт вазифаларыннан авыр нәтиҗәләргә китергән явызларча файдалану"), 327нче маддәсе 1нче өлеше ("Ялган таныклык яки башка рәсми документлар ясау"), 238нче маддәсе 3нче өлеше ("Саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче эшләр башкару яки хезмәт күрсәтү") буенча гаепләнә.

Элегрәк шундый ук гаепләү "Инвестицион төзелеш компаниясе" ААҖ һәм "АС Менеджмент" Идарәче компания" ЯАҖ генераль директоры Роберт Хәйруллинга да белдерелгән иде. Ул суд карары буенча кулга алынган.