news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл һәлакәтендә йөртүче үлгән, 7 кеше имгәнгән

Шаһитлар сүзләренчә, имгәнүчеләр арасында өч бала да бар.

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә 18.20 сәгатьтә республиканың Тукай районында Сарман-Чаллы юлының 24нче чакрымында Яңа Бүләк авылы янында юл һәлакәте булган. Анда «Лада» һәм Skoda автомобильләре бәрелешкән.

«Татар-информ»га автошәһәрдәге үз чыганагы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче үлгән, 7 кеше имгәнгән.

Шаһитлар сүзләренчә, имгәнүчеләр арасында өч бала да бар.

«Лада Калина» машинасының 2003 елгы йөртүчесе «Узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган урында каршы як полосага чыккан һәм Skoda Kodiaq машинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү эшләре алып барыла», — диде Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100