news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фура шоферы, ишеге эчтән бикләнеп калу сәбәпле, коткаручыларны чакырткан

Ир-ат төнге сәгать өчтә трассада бер кат майкадан урамда калган.

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда фура шоферы, кабина ишеге шап итеп ябылу, ә ачкычы эчтә калу сәбәпле, төнге сәгать өчтә бер кат майкадан урамда калган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, ир-ат 112 бердәм номеры аша шул хакта коткаручыларга хәбәр иткән. Гадәттән тыш хәл Казанның Мамадыш трактында, М7 федераль трассасы янында булган.

Урынга 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Фура шоферы аларның машинасында җылынган арада, коткаручылар йөк автомобиленең ишеген ачкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100