news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда полицейскийлар исерек хәлдә таксистка һөҗүм иткән егетләрне тоткарлаган

Егетләрнең берсе, газ баллоны чыгарып, таксистның битенә сиптергән.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Бүген төнлә Казанның Четаев урамындагы торак йорт ишегалдында берничә егет такси шоферына һөҗүм иткән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, таксист егетләрне илтүдән баш тарткан, чөнки алар исерек булган. Егетләрнең берсе, моңа җавап итеп газ баллоны чыгарган һәм таксистның битенә сиптергән. Шуннан соң җинаятьчеләр качып киткән.

Полицейскийлар хулиганнарның шәхесен ачыклаган һәм аларның эзенә төшкән. Хәзер полиция бүлегендә әлеге фактны тикшерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot