news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда елга уртасында бозда аерылып калган ике балыкчыны коткарганнар

Яр буеннан 300 метр тирәсе киткәч, аларның мотоциклы җылуга төшеп чумган.

Татарстанда елга уртасында бозда аерылып калган ике балыкчыны коткарганнар
Валентин Кулагин

(Казан, 14 март,«Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда елга уртасында бозда аерылып калган ике балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га вакыйга булган урыннан агентлыкның үз корреспонденты хәбәр итте.

Кичә кичке бишенче яртылар тирәсендә 112 бердәм номерына шалтырату килгән.Ачыкланганча, ике ир-ат мотоциклда Тукай районының Колыш авылы янында елгага балык тотарга киткән. Яр буеннан 300 метр эчкәрәк кергәч, аларның мотоциклы җылуга төшеп чумган.

Балыкчыларга 6нчы зона янгын-коткару отряды коткаручылары ярдәмгә килгән.50 һәм 40 яшьлек ир-атларны һава мендәрендәге суднога утыртып яр буена алып чыкканнар. Ә мотоциклны таба алмаганнар.


news_right_1
news_right_2
news_bot