news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдән Чиләбегә юл тоткан очкыч ашыгыч рәвештә Казан аэропортына төшкән

Самолетның ашыгыч рәвештә җиргә төшү сәбәбе әлегә билгеле түгел.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Мәскәүдән Чиләбегә юл тоткан очкыч ашыгыч рәвештә Казан аэропортына төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Самолет Мәскәүнең Шереметьево аэропортыннан 14.07 сәгатьтә кузгалып киткән,берникадәр вакыттан соң ул Казан аэропортына төшү өчен рөхсәт сораган. Хәзерге вакытта ачкыч һава аланына төшеп утырган инде.

Самолетның ашыгыч рәвештә җиргә төшү сәбәбе әлегә билгеле түгел. Аэропортның матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматка төгәллек кертүләре хакында хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot