Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Хәнифов: Төзелештәге бәхетсезлек очракларының 80 проценты – биеклектән егылу
Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендәге вазгыять белән таныштырды.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Төзелеш мәйданчыкларындагы бәхетсезлек очракларының 80 процентка якыны – биеклектән егылып төшү, дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Фәрит Хәнифов төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендәге вазгыять хакында сөйләде. Контроль-күзәтчелек органнары төзелеш объектларын тикшерүне дәвам итә –ел башыннан бирле 162 шундый тикшерү үткәрелгән инде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен22 карар чыгарган, штрафларның гомуми күләме 530 мең сум тәшкил иткән.
Биеклектән егылу – Татарстанда төзелеш мәйданчыкларында иң еш күзәтелә торган бәхетсезлек очрагы. Министр әлеге фактка җитди игътибар бирергә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз