news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын сүндерүчеләр махсус битлек ярдәмендә урын өстендә яткан авыруны коткарган

Янгынның мәйданы 200 квадрат метр тәшкил иткән.

Казанда янгын сүндерүчеләр махсус битлек ярдәмендә урын өстендә яткан авыруны коткарган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Казанда янгын сүндерүчеләр махсус битлек ярдәмендә урын өстендә яткан авыруны коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Адмиралтейство урамындагы 3нче йортның чормасында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 23.14 сәгатьтә килде», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

4нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен каршы алган кешеләр фатирларның берсендә урын өстендә ятучы авыру барлыгын, аның мөстәкыйль рәвештә урамга чыга алмавын әйтә.

Ут белән көрәшүчеләр урында өч катлы йортның түбәсе һәм чормасы, шулай ук беренче һәм икенче подъездларның өске катларындагы фатирларның януын ачыклый. Утның чорманың буеннан-буена таралу куркынычы туа.

Берничә минуттан соң ут белән көрәшүчеләргә ярдәмгә башка янгын-коткару частьләре хезмәткәрләре дә килә. Алар бер фатирда урын өстендә яткан хатынны табып, махсус битлек ярдәмендә урамга алып чыгалар.

Утны 40 минут эчендә сүндерәләр. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 11 кешене (шул исәптән 4 баланы) Кече Мәскәү урамындагы хостелга урнаштыралар. Калганнары туганнарында сыену урыны таба. Янгынның мәйданы 200 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot