"КАМАЗ" эшчесе түбәдән егылып төшеп һәлак булган

Ул түбә ябу эшләре белән шөгыльләнгән.
(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Бүген иртән “КАМАЗ” берләшмәсе эшчесе җитештерүче объектның түбәсеннән егылып төшеп, һәлак булган. Бу хакта “Челны ЛТД” хәбәр итә.Ир-ат түбә ябу эшләре белән шөгыльләнгән һәм егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән хезмәткәр табиблар килеп җиткәнче һәлак булган.