news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда салкында өшегән балаларның анасын тикшерү изоляторына озаттылар

22 яшьлек хатын-кыз 13 мартка кадәр сак астында булачак.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда бер яшьлек улын төнлә салкында калдырган ананы тикшерү изоляторына озаттылар. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Бу хатынның 4 яшьлек кызы һәм бер яшьлек улы салкында калып өшегән. Тикшерүче 22 яшьлек хатынны сак астына алырга сорап мөрәҗәгать итте. Алексеевск район суды чик кую чарасын сайлау турында гаризаны карады. Утырышта катнашкан район прокуроры Павел Абрамов гаризаны хуплады.

Яшь ана суд залында күз яшьләре белән балаларын үтермәвен һәм үтерергә теләмәвен әйтте, шулай ук үз гаебен таныды. Суд дәүләт гаепләүчесенең таләбен канәгатьләндерде һәм хатын-кызны 13 мартка кадәр тикшерү изоляторына озатты.

«Татар-информ» агентлыгы кичә Кыркүл авылында ике сабыйның салкында өшүе хакында хәбәр иткән иде. Ачыкланганча, 22 яшьлек хатын-кыз абзарда алар белән бергә йоклап киткән. Төнлә ул 4 яшьлек кызы белән өйгә кергән, бер яшьлек малаен исә салкын бинада калдырган.

Малайны иртән әбисе табып алган. Бик авыр хәлдәге сабыйны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Аның апасы да хастаханәдә.

Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган. Хәзер хатын-кызны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәләне карыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100