news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йәмәндә мәчеттә биш кешене атып үтергәннәр, унбер кеше яраланган

Өйлә намазына җыелган халыкка психик авыру ир-ат аткан.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Йәмәннең көньягындагы Абьян провинциясендә урнашкан мәчеттә атыш булган. Кимендә биш кеше һәлак, тагын унбер кеше яраланган. Бу турыда Al Arabiya телеканалына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Телеканал мәгълүматы буенча, җинаятьче Ас-Сулаа авылындагы мәчеттә өйлә намазы вакытында ут ача. Һәлак булучылар арасында мәчет имамы һәм җинаятьченең әтисе дә бар. Яраланган кешеләрнең кайберләре авыр хәлдә.

Мәчеттәге кешеләргә аткан ир-ат психик авыру булган. Ул кешеләргә атканнан соң, качып киткән. Хәзерге вакытта җинаятьчене полиция эзли, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100