news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән

Бүген Кырлай авылы янында «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Татарстанның Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән
Очевидцы

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария бүген иртәнге уннар тирәсендә Кырлай авылы янында булган. Биредә «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да кюветка төшеп киткән.

Шаһитлар әйтүенчә, авариядә «Тойота» машинасындагы өч кешенең гомере өзелгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган «Рено» шоферын хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot