Казан автобусында егылган өлкән яшьтәге хатын-кыз җитди имгәнүләр алган

Юл һәлакәте кичә көндез Гадел Кутуй урамы 101нче номерлы йорт каршында булган.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). 76 яшьлек хатын-кыз, Казан автобусында егылып, җитди зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Гадел Кутуй урамы буенча 101нче номерлы йорт каршында кичке сәгать дүртләр тирәсендә өлкән яшьтәге ханым автобус салонында егыла һәм җитди имгәнүләр ала.

«Ашыгыч ярдәм» табиблары зыян күргән ханымга оча сөяге сынуын әйтәләр.