news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике такси бәрелешү нәтиҗәсендә Казанның Совет районында зур «бөке» барлыкка килгән

Юл һәлакәте бүген иртән Ершов урамы белән Себер тракты чатында булган.

Ике такси бәрелешү нәтиҗәсендә Казанның Совет районында зур «бөке» барлыкка килгән
очевидцы

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ике такси бәрелешү нәтиҗәсендә Казанның Совет районында зур «бөке» барлыкка килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Алар әйтүенчә, юл һәлакәте бүген иртән Ершов урамы белән Себер тыкрыгы чатында булган. Биредә ике такси юлны бүлешә алмаган. Авария нәтиҗәсендә автомобильләр юлның бер өлешен томалаган.

«Себер тракты һәм Ершов урамында – гаять зур «бөке». Ул Академик Арбузов урамыннан ук башлана, шәһәр үзәгенә таба Ветеринария академиясеннән үк диярлек машиналар тезелгән», - дип искәртә авариянең шаһитлары.

Машина йөртүчеләргә әлеге урынны урап узарга киңәш итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot