news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филиппиндагы уянган вулкан янында булган Казан туристлары куркыныч урыннан китә алган

Рената Смирнова, Тааль вулканы уяну сәбәпле, гаиләсе белән куркыныч астында калган.

Филиппиндагы уянган вулкан янында булган Казан туристлары куркыныч урыннан китә алган
Рената Смирнова

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Айсылу Хәсәнова). Филиппиндагы уянган Тааль вулканы янында булган Казан туристлары — блогер Рената Смирнова гаиләсе белән куркыныч урыннан китә алган. Бу хакта ул «Татар-информ»га хәбәр итте.

«Беркемнең дә монда басып торып бу куркынычны күрүләрен теләмәс идем, вулкан атканын телевизордан гына карасыннар», — диде ул.

Рената Смирнова ике баласы һәм ире белән Филиппинадагы Тагайтай шәһәренә ял итәргә килгән. Шәһәргә автобуста барганда ук 43 ел буе йоклаган Тааль вулканының уяна башлау турында хәбәр килә. Гидлар аларны куркыныч юк дип тынычландырган.

Килеп җиткәндә Тагатай вулкан тузаны белән тулган була. Шәһәрдән кешеләр качу сәбәпле, юлларда берничә сәгатьлек бөкеләр барлыкка килә. Рената гаиләсе белән электр уты беткән шәһәрдә кала. Блогер төнлә дүртенче дәрәҗәгә җиткән җир тетри башлавы, көчле итеп күк күкрәве, яшен яшьнәве, «ташлар яңгыры» турында яза.

Бүген блогер шәһәрнең башкаласына — Манила шәһәренә китә алган.

«Кояш чыкты, күк күкрәү тәмамланды. Сынган соры агачлар, җирдәге көл катламы гына төнге каза турында сөйли. Кешеләр машиналарын, йорт түбәләрен юа. Вулкан яңгыры тәмамланды. Әмма һаман да куркыныч әле», — дип сөйләде Рената Смирнова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100