news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театрына нигез салучы Гомәр Мәрданов вафат

Озату мәрасиме иртәгә Әтнәдә 10.00 сәгатьтә башлана.

Әтнә театрына нигез салучы Гомәр Мәрданов вафат
архив/Рамиль Гали

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына нигез салучы, театр дөньясында мәшһүр шәхесләрнең берсе булган Гомәр Ханнан улы Мәрданов вафат булды. Бу мәгълүматны Әтнә татар дәүләт театры директоры Ленур Зәйнуллин раслады.

“Гомәр Мәрдановка 88 яшь иде. Соңгы арада бик нык авырды”, - диде театр директоры.

Гомәр Мәрданов иртәгә Әтнә авылы зиратына хатыны Җәүһәрия кабере янында җирләнәчәк. Озату мәрасиме 10.00 сәгатьтә башлана. Туганнары теләге буенча өеннән озатылачак.

Гомәр Мәрданов озак еллар Әтнә халык театрын җитәкләгән шәхес. 2018 ел ахырында Әтнә театрының 100 еллык юбилеенда да катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot