Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бассейнда кешеләр хлор белән агуланганнан соң җинаять эше ачылган
Колсәет бистәсендәге шәхси бассейнда тугыз кеше агуланган.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Колсәет бистәсендәге шәхси бассейнда кешеләр агуланганнан соң, «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Элегрәк «Татар-информ» Казанда табибларга ярдәм сорап тугыз кеше мөрәҗәгать иткәнлеген, шуларның өчесе балигъ булмаган балалар булуын хәбәр иткән иде.
Зыян күрүчеләр Колсәет бистәсендәге шәхси бассейнда хлор парлары белән агуланган.
Әлеге факт буенча республика прокуратурасы тикшерү башлады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз