news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада рәссам-скульптор Ләлә Галиева вафат булган

Ләлә Галиеваның реанимациядә йөрәге тибүдән туктаган.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Уфада декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Ләлә Галиева 59 яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Рәссамнар берлегенә сылтама белән хәбәр итә.

Ләлә Галиеваның реанимациядә йөрәге тибүдән туктаган, ул коронавирус инфекциясеннән вафат булган дип фаразлана.

Ләлә Галиева 1961 елда Уфада туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын (М.А.Назаров остаханәсе) тәмамлаган. Рәссам, керамист, скульптор һәм график. 1993 елдан Россия һәм Башкортстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Республика, шул исәптән махсус, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдәге күмәк һәм шәхси күргәзмәләрдә катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100