news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда макарон төялгән йөк автомобиле юлдан читкә чыккан һәм яны белән ауган

Юл һәлакәте төнлә Питрәч районында, Ильинский бистәсе янында булган.

Татарстанда макарон төялгән йөк автомобиле юлдан читкә чыккан һәм яны белән ауган

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда макарон төялгән йөк автомобиле юлдан читкә чыккан һәм яны белән ауган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Бүген төнлә Питрәч районында, Ильинский бистәсе янында Свердловск өлкәсеннән килүче йөк автомобиле юлдан читкә төшеп киткән һәм яны белән ауган. Машина арбасына макарон төялгән булган.

Авария нәтиҗәсенә йөк автомобиленең йөртүчесе зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot