news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары юлда машиналары ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән

Шәһәр читендәге юлдан барган вакытта аларның машиналары сүнгән.

Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары юлда машиналары ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән
республиканская Госавтоинспекция

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары юлда машиналары ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Шәһәр читендәге юлдан барган вакытта аларның машиналары сүнгән. Ир-ат автомобильне төзәтергә тырышып караса да, нәтиҗәсе булмаган. Ирнең хатыны һәм өч яшьлек кызы салкында туңа башлаган.

Янәшәдән үтеп барган ЮХИДИ инспекторлары – полиция лейтенанты Евгений Липатов һәм полиция кече лейтенанты Евгений Черняев юл читендә туктап торган автомобильгә игътибар иткән. Полицейскийлар, хәлнең сәбәбен ачыклау өчен, алар янында туктаган.

Инспекторлар гаиләне патруль автомобиленә утыртып, аларга кайнар чәй биргән, үзләре исә машинаны төзәтергә ярдәм иткән.

Гаилә, полицейскийларга рәхмәт әйтеп, юлын дәвам иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100