news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан полициясе клиентларның акчаларын урлаган ялганчы юристларны эзли

Полиция Казан шәһәре үзәгендәге юридик оешманың ике хезмәткәрен тоткарлаган.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан полициясе оешма клиентларының акчаларын урлаган ялганчы юристларны эзли. Бу турыда республика полициясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның көзендә Казанда яшәүче дүрт кеше полициягә мөрәҗәгать иткән. Алар мошенниклар акчаларын алуы турында сөйләгән. Алар барысы да шәһәр үзәгендәге юридик фирма хезмәтеннән файдаланган.

Шулай ук клиентларга кредит-кулланучылар кооперативына керткән акчаларын алуда, гражданлык алу процессын тизләтүдә һәм автомобиль белән идарә итү хокукын алуда ярдәм итәргә вәгъдә иткәннәр.

Фирма хезмәткәрләре клиентлардан акча алган һәм качкан. Бу фактка карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Бу эштә шикләнеп, Казанда яшәүче 29 һәм 33 яшьлек ике ир-атны тоткарлаганнар. Полиция хезмәткәрләре оешма корбаннары тагын да күбрәк булган дип уйлый.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бу затлардан зыян күргән кешеләрне яки алар турында мәгълүмат белүчеләрне (843) 2-912-649, 2-912-645 телефоннары буенча полициягә мөрәҗәгать итүләрен сорый.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100