news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төнлә җиңел автомобиль әйләнеп капланган, ике кеше зыян күргән

Авария шәһәрнең Киров районында Кече Крыловка урамында төнге берләр тирәсендә булган.

Казанда төнлә җиңел автомобиль әйләнеп капланган, ике кеше зыян күргән
соцсети

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда төнлә җиңел автомобиль тизлеген арттырган һәм әйләнеп капланган, ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.

Авария шәһәрнең Киров районында Кече Крыловка урамында төнге берләр тирәсендә булган. Чит ил автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалту нәтиҗәсендә, машина әйләнеп капланган дип фаразлана.

«Урынга тиз арада ЮХИДИ инспекторлары һәм коткаручылар килде. Ике кешене хастаханәгә озаттылар», - дип искәртте аварияне күргән кешеләр.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100