news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе Фәрит Габитов вафат

Фәрит Габитов Башкортстанда республика кино музее булдыру, тарихи хәтерне саклау һәм тормышларын кинематографка багышлаган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнде.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада озак авырудан соң Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе, Россия Кинематографистлар берлеге әгъзасы, танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Габитов вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фәрит Габитовка 83 яшь булган.

«Фәрит ГабитовБашкортстан республикасы кино музее булдыру, тарихи хәтерне саклау һәм тормышларын кинематографка багышлаган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнде. Мәдәният һәм халыкка кино хезмәте күрсәтү өлкәсендәге казанышлары өчен аңа „Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре“ дигән мактаулы исем бирелде, ике СССР медале, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы, „Россиянең Мактаулы кинематографисты“ күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Салават Юлаев ордены кавалеры», диелгән «Башинформ» хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot