Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авылда чыккан янгында ир-ат һәлак булган
Ут чыгу сәбәпләре ачыклана, янгын мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда авылда иртән чыккан янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген иртәнге дүртләр тирәсендә бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру 112 номерына Сөлә авылында Үзәк урамда кечерәк шәхси йорт януы турында хәбәр килгән.
Урынга оператив рәвештә «Курсабаш» һәм «Измә» янгын сүндерү депосы хезмәткәрләре, шулай ук 129нчы янгын часте сүндерүчеләре килә.
Ул вакытта ут бөтен йортны колачлаган була, тәрәзәләрдән ялкын телләре күренә, түшәм җимерелә. Янгынның күрше йортларга күчү куркынычы булмый.
Янгынны иртәнге сәгать бишләрдә сүндерә алганнар. Янгын сүндерүчеләр янган конструкцияләрне актарган вакытта 53 яшьлек йорт хуҗасы мәетен табып ала.
Янгын мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән, сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз