news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда һәлакәткә эләккән хатынны авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр

Юл-транспорт һәлакәте Гадел Кутуй урамында булган.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче хатынны машина бәрдергән, аны авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, кичә кич белән 40 яшьлек хатын Гадел Кутуй урамында тиешле булмаган урында юлны чыгарга омтылган. Нәтиҗәдә, аны «Лада» машинасының 21 яшьлек йөртүчесе бәрдереп киткән.

Зыян күрүчене күп санлы сынулар һәм баш мие җәрәхәте белән хастаханәгә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot