news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын 8 кеше үлгән

Пандемия башланганнан алып, республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 823 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 8 кеше коронавирус корбаны булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Шулай итеп, 1941, 1959 елда туган ике ир-ат һәм 1941, 1949, 1950, 1953, 1957, 1959 еллларда туган алты хатын-кыз ковидтан үлгән.

Пандемия башланганнан алып, республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 823 үлем очрагы теркәлгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100