news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль куркынычсызлык хезмәте акчалата күчерүләрне судсыз ун көнгә туктата алачак

Судтан тыш блокировкалауны терроризм һәм экстремизмны финанслау, шул исәптән массакүләм тәртипсезлекләр, наркотикларның законсыз әйләнешен оештыру өчен счетлар һәм карталарның кулланылуы шикләнелгән очракта гамәлгә ашыру күздә тотыла.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт (Росфинмониторинг) Эчке эшләр министрлыгына һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенә, шулай ук үзенә судсыз счетларны һәм банк карталарын ун көнгә туктатып тору хокукын бирергә тәкъдим итте. Тиешле закон проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты.

Судтан тыш блокировкалауны терроризм һәм экстремизмны финанслау, шул исәптән массакүләм тәртипсезлекләр оештыру, шулай ук наркотикларның законсыз әйләнешен оештыру өчен счетлар һәм карталарның кулланылуы шикләнелгән очракта гамәлгә ашыру күздә тотыла.

Инициатива авторлары мондый чара бары тик кичектерү мөмкин булмаган очракларда гына кулланылыр дип өметләнә. Шул ук вакытта дәүләт органнары карамагында булган мәгълүматлар «җитәрлек, алдан расланган һәм документлаштырылган» булырга тиеш.

Судтан тыш операцияләр бары тик ун эш көненә кадәр генә туктатылыр дип планлаштырыла. Тыюны бары тик суд карары буенча гына озайтырга мөмкин булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100