news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида интернет аша мебель сатарга уйлаган ана белән кыз акчасыз калган

Сатып алучылар ялгыш зур суммада акча күчерүләрен әйткән.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Лениногорскида интернет аша мебель сатарга уйлаган ана белән кыз 250 мең сум акчасыз калган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар белдерүләр сайтында мебель сату турында игълан урнаштырган. Сатып алучылар хатын-кызлар белән элемтәгә кергән, акчаның бер өлешен күчерергә тәкъдим иткәннәр. Соңрак алар счетка ялгыш зур суммада акча күчерүләрен әйткән.

Хатын-кызлар картага күчкән акчаны тикшермичә, мошенникларга 253 мең сум акча күчергән.

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100