news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Болак суында өзелгән аякка тап булганнар

Куркыныч табылдыкны экспертизага җибәргәннәр.

Казанның Болак суында өзелгән аякка тап булганнар

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Болак суында өзелгән аякка тап булганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Куркыныч табылдыкка Болак буеннан үтеп баручылар юлыккан.

Ул сентябрь башында авариядә һәлак булган өлкән яшьтәге хатын-кызның аягы булырга тиеш дип фаразлана.

Табылдыкны экспертизага җибәргәннәр.

«Татар-информ» агентлыгы сентябрь башында Уң Болак урамында «Субару» автомобиле светофорның кызыл уты янганда юл аша чыккан өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдерүе хакында хәбәр иткән иде. Алган җәрәхәтләрдән карчык шунда ук һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100