news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күренекле журналист, нәшир Рәшит Әхмәтов соңгы юлга «Татмедиа» яныннан озатыла

Озату мәрасиме 10.00 сәгатьтә башлана.

Күренекле журналист, нәшир Рәшит Әхмәтов соңгы юлга «Татмедиа» яныннан озатыла
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Күренекле журналист, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озату иртәгә «Татмедиа» бинасы янында була. Бу хакта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге хәбәр итә.

Мәрхүмнең җәсәде Декабристлар урамындагы 2 нче йорт адресында урнашкан «Татмедиа» бинасының «Идел-пресс» ягына куелачак. Хушлашу 10.00 сәгатьтә башлана.

Күренекле журналист, нәшир, җәмәгать эшлеклесе, «Звезда Поволжье» газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовка 66 яшь иде. Ул хастаханәдә вафат булды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot