news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы: «Сафиуллин» полиция бүлеге җитәкчесе вазифадан читләштерелде

Әгәр Ершовның гаебе исбатланса, аны эчке эшләр органнарыннан куачаклар.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның «Сафиуллин» полиция бүлеге җитәкчесе вазифасыннан читләштерелде. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Полиция бүлеге җитәкчесе Алексей Ершовка карата хезмәт тикшерүе бара. Аны вазифаларын явыз ниятләрдә файдалануда һәм ришвәт алуда гаеплиләр.

«Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция бүлеге башлыгын хезмәт вазифаларын үтәүдән читләштерү турында карар кабул итте», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Әгәр полицейскийның гаебе расланса, аны эчке эшләр органнарыннан куачаклар, ә аның турыдан-туры җитәкчесе дисциплинар җаваплылыкка тартылачак.

Алдарак «Татар-информ» «Сафиуллин» полиция бүлеге җитәкчесе Алексей Ершовның федераль эзләтүгә бирелүен язган иде. Узган пәнҗешәмбедә Ершовның урынбасары — Илназ Ситдыйков кулга алынды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100