Чаллыда төнлә коляскада табылган кызны Балалар йортына тапшырганнар

Әлеге хәл ачыкланып беткәнче, кыз Балалар йортында булачак.

(Чаллы, 13 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда шимбә төнендә коляскада табылган ике яшьлек кызны Балалар йортына тапшырганнар. Бу хакта «Татар-информ» га хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.

Бу хәл 10 октябрь төнендә, Яңа шәһәрнең 1/15 йорты янында булган. Узып баручы кеше ишегалдында караучысыз калдырылган коляска күреп ала, аның эчендә бала ята. Якын-тирәдә олы кешеләр булмый, шуңа күрә ир-ат полиция чакырта.

Табиблар баланы Кама балалар медицинасы үзәгенә алып китә, анда баланың нык туңганын ачыклыйлар.

Берничә көн медицина оешмасында булганнан соң, кызны Балалар йортына тапшырганнар. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыкланганчы, сабый шунда яшәячәк.

Полиция хезмәткәрләре баланың әнисе 31 яшьлек хатын-кыз булуын ачыклый. Ул бары тик телефоннан сөйләшергә генә китүен әйтә. Кире әйләнеп килгәч баланың урында булмавын абайлап ала һәм экстрен хезмәтләр җәлеп итми генә кызын үзе эзләргә керешә.

Хатын-кызга штраф салганнар. Соңрак аңа карата җинаять эше ачылды.