news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда суда батып үлгән балалар саны 2,5 тапкыр арткан

Балалар суда батуның төп сәбәбе — олыларның игътибарсызлыгы, баланы күзәтүсез калдыру һәм ярамаган җирдә су коену.

Быел Татарстанда суда батып үлгән балалар саны 2,5 тапкыр арткан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Татарстанда суда батып үлгән балалар саны узган елның тугыз ае белән чагыштырганда 2,5 тапкыр арткан. Бу турыда республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Кече көймәләр буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте.

Узган елның сентябрь азагына кадәр сулыкларда дүрт бала һәлак булса, быел батып үлгән сабыйларның саны унга җиткән. Чынлыкта, суга батучы балаларның теркәлгән саны быел уналтыга җиткән, коткаручылар ярдәме белән алты баланың гомере саклап калынган.

Юрий Венедиктов сүзләренчә, балалар суда батуның төп сәбәбе — олыларның игътибарсызлыгы, баланы күзәтүсез калдыру һәм ярамаган җирдә су коену.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100