Быел Татарстанда сигез кеше көймәдән егылып һәлак булган

Һәлак булучылар күбесенчә - 30-40 яшьлекләр.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Татарстанда 8 кеше көймәләрдән, катерлардан, гидроцикллардан егылып һәлак булган. Бу турыда республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте.

Кече судноларның һәлакәткә эләгүенә һава шартларының начараюы, кискен борылышлар ясау, исерек хәлдә суга керү сәбәпче булган. Һәлак булучыларның берсендә дә коткару жилеты булмаган.

«Суднода балалар һәрвакыт коткару жилетларында булырга тиеш, ә һава шартлары начарайган очракта, суднода булган һәркемгә коткару жилетын кию мәҗбүри. Гыйнвар аеннан йөзү кагыйдәләренә, кече судноларны эксплуатацияләү таләпләренә үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Кешеләрнең суда һәлак булу сәбәпләреннән чыгып, без кече судноларга утырып суга керүче һәр кешегә коткару жилетларын мәҗбүри киюне тәкъдим итәчәкбез», — диде Юрий Венедиктов.

Спикер сүзләренчә, Татарстанда ел саен якынча җиде кеше кече суднолардан егылып һәлак була. Үлүчеләрнең яше дә кими бара. 2018 елда һәлак булганнар арасында күбесенчә 50 яшьтән өлкәнрәкләр булса, 2019 һәм 2020 елларда, күбесенчә — 30-40 яшьлекләр.

«Һәлакәт вакытында әлеге кешеләр коткару жилетларында булса, үлүчеләр саны азрак булыр иде», — диде инспектор.