Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә тимер юл кичүләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны арттыралар
Россия транспорт күзәтчелеге штрафны машина йөртүчеләргә генә түгел, хуҗаларына да салырга тәкъдим итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Транспорт министрлыгы Россия транспорт федераль күзәтчелеге белән берлектә хөкүмәткә тимер юл кичүләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, штрафны арттыру турында закон проектын керткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Ябылган шлагбаум яисә светофорның тыелган сигналы вакытында тимер юл кичүенә чыккан, шулай ук кичүдә туктап калган яки туктап торган өчен хәзерге вакытта штраф 1мең сум каралган. Транспорт министрлыгы машина йөртүчеләргә штраф күләмен 1 меңнән 5 меңгә кадәр арттырырга тәкъдим итә.
ТАСС мәгълүматы буенча, Россия транспорт федераль күзәтчелеге тимер юл кичүләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, штрафны машина йөртүчеләргә генә түгел, хуҗаларына да салырга тәкъдим итә. Хәзергә җаваплылык машина йөртүчеләрдә генә.
Автомобиль линиягә техник кимчелекләр белән аларның һәм предприятие хуҗалары тарафыннан чыгарыла. Россия транспорт федераль күзәтчелеге машина ияләренә һәм предприятие җитәкчеләренә штрафны 100дән 300 мең сумга кадәр салуны тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз