news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Янгын сүндерүчеләр Алексеевск районы басуында янган үләнне сүндергәннәр

Ут төртүдә гаепле кешеләрне полиция эзләячәк.

Янгын сүндерүчеләр Алексеевск районы басуында янган үләнне сүндергәннәр
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Татарстанның Алексеевск районы басуында янган үләнне сүндергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын Лебедино авылы янындагы кырда иртәнге сәгать тугызда чыга, 300 к.метр мәйданда камыл һәм салам калдыклары яна.

Янгында зыян күрүчеләр юк, ләкин кыр тулысынча янып беткән.

Ут төртүдә гаепле кешеләрне полиция эзләячәк. Аңа 2 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф яный.


news_right_1
news_right_2
news_bot