news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Татарстанда рулонлы печән сакланган 200 метрлы склад янган

Янгын кичә төнге унберләр тирәсендә республиканың Балтач районы Көшкәтбаш авылында чыккан.

Төнлә Татарстанда рулонлы печән сакланган 200 метрлы склад янган

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Татарстанда рулонлы печән сакланган 200 метрлы склад янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә төнге унберләр тирәсендә 112 бердәм номерына республиканың Балтач районы Көшкәтбаш авылында рулонлы печән сакланган склад януы хакында хәбәр килгән.

111нче янгын-коткару часте һәм «Уңыш» ирекле янгын сүндерү командасы хезмәткәрләре урынга килгәндә 200 метрлы бинаны ялкын телләре ялмап алган була инде.

Янгынны төнге берләр тирәсендә сүндергәннәр. Фаҗигадә беркем дә зыян күрмәгән, ә склад тулысынча янып беткән диярлек.

news_right_1
news_right_2
news_bot