news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кулына тимер чыбык кадалган баланы коткарганнар

Коткаручылар тимер чыбыкны кисеп, малайның кулын азат итәләр, шуннан соң аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.

Казанда кулына тимер чыбык кадалган баланы коткарганнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда кулына тимер чыбык кергән һәм үзе коймага эленеп калган баланы коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 16.08 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына Коры Елга бистәсендә тугыз яшьлек малайның йортта кулына тимер чыбык кергәнлеге, үзенең коймага эленеп калуы турында хәбәр алынган. Шаһитлар баланы куллары белән күтәреп торган.

Чакыру буенча килгән 2нче зона коткару отряды коткаручылары бензорез ярдәмендә тимер чыбыкны кисеп, баланың кулын тартып алалар, шуннан соң аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100