news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының Рябинушка бистәсендә чыккан янгынның сәбәпләрен прокуратура ачыклый

Янгын йортларның берсендә мичнең төзек булмавы нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллының Рябинушка бистәсендә чыккан янгынның сәбәпләрен прокуратура ачыклый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Күзәтү ведомствосы, белгечләр белән берлектә, әлеге фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклаячак һәм тиешле чаралар күрәчәк», - дип искәртте Галиев.

«Татар-информ» агентлыгы кичә кичке җиделәр тирәсендә Рябинушка бистәсендә янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде инде. Ялкын телләре өч йортны, шулай ук алты участоктагы каралтыларны ялмап алган. Янгынның гомуми мәйданы 396 квадрат метр тәшкил иткән.

Нәтиҗәдә, 16 яшьлек яшүсмер зыян күргән. Яну продуктлары белән агуланган малайны хастаханәгә озатканнар.

Янгын йортларның берсендә мичнең төзек булмавы нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100