news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда исерек хәлдәге ана кызларын мунча алдына бикләп тотып тәрбияләгән

Хатын-кызга карата «Балигъ булмаган баланы законсыз төстә ирегеннән мәхрүм итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тикшерүчеләр фаразлавынча, республиканың Актаныш районындагы авылларның берсендә исерек хәлдәге 39 яшьлек хатын-кыз 7 һәм 13 яшьлек ике кызын сәгать ярымнан артык мунча алдында бикләп тоткан. Ул балаларын шул рәвешле тәрбияләргә уйлаган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте.

Хатын-кызга карата «Балигъ булмаган баланы законсыз төстә ирегеннән мәхрүм итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул моңа кадәр дә җаваплылыкка тартылган булган инде, өстәвенә гаилә әни кешенең «яшел елан» белән дус булуы аркасында исәптә дә тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot