news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче ир-ат юлда барганда ут капкан тракторын үзе сүндергән

Һәлакәт вакытында зыян күрүче кешеләр юк.

Татарстанда яшәүче ир-ат юлда барганда ут капкан тракторын үзе сүндергән

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче ир-ат янып киткән тракторын үзе сүндергән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Шаһитлар сүзенчә, бүген иртән республиканың Спас районындагы Полянка авылы тирәсендә юлдан барганда трактор яна башлаган. Авыл хуҗалыгы техникасы шоферы югалып калмый, ул янгын сүндергеч ярдәмендә утны туктата алган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә тракторда башланган янгын сүндерелгән булган.

Билгеле булганча, һәлакәттә тракторчы зыян күрмәгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot